14 апрель көнне Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә волейбол буенча кызлар арасында зона ярышы булды. Бу ярышта Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы белән Тат. Суыксу урта мәктәбе командасы көч сынашты. Нәтиҗәдә Тат. Суыксу урта мәктәбенең кызлар командасы I урынга лаек булды. Җитәкчеләре : Мансуров Р.К. Кызларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!