Ютазы муниципаль районы Уруссу гимназиясендә Актаныш, Норлат, Минзәлә, Ютазы муниципаль районнарының директорлар укуы булып узды. Гимназия директоры Белалова Гөлдания Нурлыгаяновна "Социальный капитал" темасы астында чыгыш ясады. Безнең районнан Чуракай мәктәбе директоры Салахов Р.З. һәм Байсар мәктәбеннән Ямиев Р.Ф. катнаштылар. Гимназия эшчәнлеге белән таныштылар, интеграллаштырылган дәресләр карадылар, анализ ясадылар.