Халык табиблары язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак,ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Бу атнада дару үләннәре - каен бөресе җыюда Зөбәер мәктәбе укучылары катнаштылар.Укучыларга агачларны сындырмыйча һәм аларга зыян салмаска кирәклеге аңлатылды.