Такталачык мәктәбе яңалыклары Су саклау зоналары елы

2016 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елны Су саклау зоналары елы дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ясаган макет II урынны алды. Макетны якладылар  - Хазиева А. (5 класс), Мансуров Г. (6 класс). Җитәкчеләре технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. һәм Низамов Р.Т.
    Башлангыч сыйныф укучылары да бу конкурстан читтә калмадылар. Алар ясаган макет конкурста катнашып сертификат белән бүләкләнеп кайтты. Макетны Габдуллина А. , Марданова А. яклады. Җитәкчеләре : Исламова А.Ф. 
    Булдырдыгыз! Уңышлар телибез сезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International