ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

13-14 апрель көннәрендә  клуб хезмәткәрләре юл буйларын, посадкаларны корыган ботактан,чүптән арындыру өмәсендә катнаштылар. Өмә оешкан төстә, файдалы узды.

13 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә мәктәп укучылары арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы узды. 

 

14 нче апрель көнне "Адай мәдәният йорты" хезмәткәрләре К.Тинчурин театры спектаклен карадылар.

13 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев концерты булып узды.

Мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында “Иң яхшы су ресурсы макеты” муниципаль конкурсы кысаларында игълан ителгән “Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы” рәсем конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 4 нче класс укучысы Калинина Эльвина, 8 нче класс укучысы Калинина Региналар катнашучы сертификатына ия булдылар, ә 7 нче класс укучысы Мусин Алмазның рәсеме (җитәкчесе – Мусина Г.М.) 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.
13 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә 2016 нчы ел – Татарстан Республикасында су саклау зоналары елына багышлап “Иң яхшы су ресурсы макеты” конкурсы узды. Безнең мәктәп конкурска “Авылымның тау чишмәсе” макетын (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) тәкъдим итте. Макетны 7 нче класс укучысы Мусин Алмаз яклады. Макетыбыз призлы 2 урынга лаек дип табылды.


 

13 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә район мәктәпләре арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы үткәрелде. 

 Яңа Әлем авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. 

"Әтәчкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәктәбебездә экскурсиядә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International