14 апрель көнне "Адай мәдәният йорты" хезмәткәрләре Актаныш район мәдәният йортында К.Тинчурин исемендәге театрның Хәй Вахит пьесасы буенча куелган "Кияүләр" спектаклен карадылар.Ул - якташыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшаның бенефис спектакле иде.6 нчы мартта аңа 50 яшь тулды.Тамашачылар профессиональ артистларның мавыктыргыч уенын карап ләззәтләнде.Ә мәдәният хезмәткәрләре үзләре өчен әйбәт тәҗрибә туплады.Алар да бит ел саен спектакль премьералары әзерләп, конкурсларда катнаша.