3 нче сыйныф укучысы Ахатов Гадел " Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашты.
17 нче апрельдә гимназия-интернатта укучыларны сайлап алуның 2 туры үтәчәк. 2016 - 2017 нче уку елының 5-10 нчы сыйныфларына укырга баручы укучыларны үзебездә көтеп калабыз. Башлана 9.00 сәгатьтә. Мәгълүмат өчен телефон: 3-26-05.
14 апрель көнне, 14.00 сәгатьтә Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Елга – күлләрдәге тормыш” электрон презентацияләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
"Тукайны укыйбыз" исемле кичә үтте.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. Шулай ук 12 апрель - Космонавтика көненә багышланган күргәзмә дә эшли. Укучылар Г.Тукайның иҗаты һәм биографиясе, космос турында материаллар, беренче космонавт Ю.Гагарин, конструктор С.П.Королев турында материал белән таныша алалар.
Күҗәкә мәктәбендә инглиз телендә "Ел фасыллары" дигән чара үтте. Бу мероприятие дә 6-8 класс укучылары катнашты. Укучыларның инглиз теленнән сөйләм телләре, тыңлый белүләре һәм белемнәре тикшерелде.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә, музыкада" дип исемләнгән сочинение конкурсы уздырылды. Анда 8нче класс укучысы Хөсниярова Зөлфия җиңүче дип табылды һәм аның эше әлеге конкурсның муниципаль турына җибәрелде. Зөлфиягә уңышлар телибез.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында Космонавтика көненә багышлап, ракета макетына конкурс уздырылды. Конкурста Манихова Адилә, Басыйров Раил, Шаймарданов Рәдис, Зарипов Раил актив катнаштылар. Алар үзләренең пректлары буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
13 нче апрель көнне Чалманарат авылында өмә уздырылды.