ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Киров урта мәктәбе укучысы Карамуллина Юлия, су саклагыч елына багышланган, макетлар конкурсында катнашты һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Хафизова Р.Ф.). Укучыга макет ясарга булышкан укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

13 нче апрель көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә ТР ДОСААФ призына район мәктәпләре укытучылары арасында Космонавтика көненә багышланган пневматик мылтыктан ату ярышы уздырылды. Ярышта безнең мәктәптән  Гильметдинов М.Ф., Марданов А.М., Саетова Г.М., Хабирова Л.Р.лар катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

4 апрельдән 11 апрельгә кадәр Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садертдинова Г.Х. “Гаилә белеме” курсларында укып кайтты.

13,14 апрель көннәрендә китапханәнең уку залында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата "И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз..?"дигән әдәби кичә үткәрелде. 

13 апрель көнне мәктәп районның су ресурслары бәйгесендә катнашып, сертификатка ия булды.

Бүген мәктәптә информатика укытучыларының “Циклик алгоритмнарны программалаштыру” темасына  район семинары узды. Семинар барышында укытучылар информатика фәненнән ОГЭ һәм ЕГЭ хакында җитди сөйләшү алып бардылар.

Мәктәп күләмендә каен бөресе җыю буенча ункөнлек бара.

Мин әкиятләр яратам" рәсем бәйгесе.
 

Мәктәбебездә  Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Башлангыч сыйныф укучылары арасында  "Мин әкиятләр яратам" рәсем бәйгесе  уздырылды. Җиңгән эшләр район конкурсына  җибәрелде. Уңышлар телибез.

 

Байсар мәктәбе укучылары кызлар арасында уздырылган районкүләм баскетбол ярышында 3 урынны яуладылар

12 нче апрель көнне мәктәптә гади очу аппаратлары очыру оештырылды.Мәктәптә шәхси беренчелеккә конкурс билгеләнгән иде. Укучылар ныклы әзерлек белән килделәр .Ярышта 9 класс укучысы Абубакиров Камил беренче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International