13 нче апрель көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә ТР ДОСААФ призына район мәктәпләре укытучылары арасында Космонавтика көненә багышланган пневматик мылтыктан ату ярышы уздырылды. Ярышта безнең мәктәптән Гильметдинов М.Ф., Марданов А.М., Саетова Г.М., Хабирова Л.Р.лар катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.