ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Байсар мәктәбе укучылары Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы уңаеннан уздырылган макетлар конкурсында актив катнаштылар

2016 нчы ел Татарстанда су зоналарын саклау елы дип билгеләнде. Шул уңайдан районда мәктәп укучылары арасында макетлар конкурсы булды. Безнең мәктәптән 6 класс укучысы Шарапова Айгизә катнашты һәм сертификат ка ия булды. Укытучысы: Гибадуллина Р.Н.

13 апрель көнне Яңа Әлем авыл җирлегенең мәктәп, детсад, клуб хезмәткәрләре юл буйларын чүптән арындыру өмәсендә катнаштылар. Өмә оешкан төстә, файдалы узды.

Халык табиблары язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора.  Бу атнада дару үләннәре - көен бөресе җыюда  Күҗәкә мәктәбе укучылары катнаштылар.  Ә бу агачка зыян китермичә генә башкарыла торган эш түгел. Бөрене  агач башында утырып җыеп булмый. Укучыларга агачларны сындырмыйча һәм аларга зыян салмаска кирәклеге дә аңлатылды. 

Апрель аенда бөек шагыйребез  Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Мәктәбебездә моңа карата әзерлек чаралары башланды. 

 

        Район күләмендә әйләнә-тирәбезне чистарту, төзекләндерү максатыннан чисталык ике айлыгы башланып китте. 

 13 апрель көнне традицион экологик өмә үтте. Әлеге чарада Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 кл укучылары да катнашты. Укучылар әйлән-тирәне чистарту буенча бик тә теләп катнаштылар.

География-биология атналыгы башланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International