Г.Тукай бәйрәменә әзерлек.

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель аенда бөек шагыйребез  Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Мәктәбебездә моңа карата әзерлек чаралары башланды. Башлангыч класс укучылары,  Г.Тукайның бер әсәрен сәхнәләштереп,  район күләмендә үткәреләчәк конкурска әзерлекне башладылар. Югары класс укучылары, мәктәптә үткәреләчәк кичә өчен,  бөек шагыйребез әсәрләрен сәхнәләштерергә әзерләнәләр. Барлык укучыларга да Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сораулары тәкъдим ителде. Җиңүчеләр 26 апрельдә билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International