Халык табиблары язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Бу атнада дару үләннәре - көен бөресе җыюда Күҗәкә мәктәбе укучылары катнаштылар. Ә бу агачка зыян китермичә генә башкарыла торган эш түгел. Бөрене агач башында утырып җыеп булмый. Укучыларга агачларны сындырмыйча һәм аларга зыян салмаска кирәклеге дә аңлатылды.