Бу көннәрдә “Без кунакка барабыз” дигән тема астында балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм кечкенәләр төркеме балалары белән очрашу булып узды. Анда язгы табигатькә, кошларга багышланган шигырьләрне һәм Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Үз чиратында кечкенәләр дә сынатмады, һөнәрләрен күрсәтеп укучыларны ял иттерделәр. Очрашу ахырында истәлеккә фотога төштеләр.