13,14 апрель көннәрендә китапханәнең уку залында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата "И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз..?" дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган "Гомерендә- халкы язмышы, җырларыңда-халкы моңнары" исемле электрон презентация күрсәтелде.
Чараның "Шигри тәлгәшләр" дип аталган өлешендә 10 "А" сыйныф укчылары (кл. җитәкчесе Бурханова Г.Д) Гафаров А. "Сөй дөньяны", Хафизова З. "Тормыш", Ибрагимова А. "Милли моңнар", Ахмадуллина А. "Әллүки", 10 "Б" сыйныф укчылары (кл. җитәкчесе Хафизова Т.М) Авзалова Юлия "Милли моңнар", Гыйздәтуллина Алия "Туган җиремә", Мингазов Айдар "Китап", Габдуллин Данияр "Шагыйрь" дигән шигырьләрне сөйләделәр. Шулай ук Актанышның үзешчән нәфис сүз остасы Фәнүсә Галиулинаның "Су анасы" шигырен сөйләве барыбызның да күңеленә хуш килде. Чарада әдәби викторина үткәрелде. "Г. Тукай-шигърият теле" исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды.Укучылар узлэре теләгән китапларны алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)