Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. Шулай ук 12 апрель - Космонавтика көненә багышланган күргәзмә дә эшли. Укучылар Г.Тукайның иҗаты һәм биографиясе, космос турында материаллар, беренче космонавт Ю.Гагарин, конструктор С.П.Королев турында материал белән таныша алалар.