Елга - күлләрдәге тормыш.

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

14 апрель көнне, 14.00 сәгатьтә Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Елга – күлләрдәге тормыш” электрон презентацияләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.  Конкурска барысы 18 бала катнашты.  Бар эшләр дә үзенчәлекле, балалар һәрберсе теманы үзенчә ачкан. Бүләкләү тантанасында катнашкан җиңүчеләргә мактау грамоталары, кечкенә генә бүләк – китаплар тапшырылды. Калган барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак. Конкурска нәтиҗә ясап, шуны әйтеп узасы килә, балалар туган якларының  экологик халәтенә битараф түгелләр, елга – күлләрнең хәзерге торышы аларны борчый. Кичә барышында беренче урынны алган электрон презентацияләрне карау уздырылды. Конкурста катнашкан барлык балаларга, аларны конкурска әзерләгән җитәкчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бүләкләү чарасында катнаша алмаган балаларны  китапханәбездә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International