ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 20 апрель көнне мәктәп укучылары Актанышта Фирая Солтанова-Жданова кубогына үткәрелгән җиңел атлетика эстафетасында катнашып кайттылар.

 

19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта янгын сүндерүу частогыннан Ленар Хабибуллин, эчке эшләр бүлегеннән өлкән инспектор Ания Ахунова, социаль яклау бүлегеннән педагог-психолог, мәктәп директоры Даниял Гарипов, ветераннар советы җитәкчесе Тәхия Усманова һ.б. чыгышлары тыңланды.

ТРсы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Актанышка килде

Г.Тукай айлыгы кысаларында “Без әкиятләр яратабыз”  рәсем конкурсының мәктәп этабы узды. 

Югары Яхшый мәктәбендә рус теле атналыгы кысаларында “Тере классика” чарасы узды.

20 нче апрель көнне "Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру максаты белән, Халыкара класслы спорт мастеры, БДБ һәм Россия марафоннары җиңүчесе Фирая Солтанова-Жданова кубогына җәйге сезон ачулу хөрмәтенә Актанышта җиңел атлетик эстафета үткәрелде.

20 апрель көнне “Спортивный Татарстан” акциясе кысасында Фирая Солтанова-Жданова күчмә кубогына җәйге спорт сезонын ачу эстафетасында  Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Хуҗина Лилия, Хөснетдинова Дилбәр, Мифтахова Рүзилә, Марданов Азат, Айрат, Ахметов Шамилләр  катнашты. Җитәкчеләре: Галиев Нияз Минтимер улы. Киләчәктә спортсменнарыбызга уңышлар, сәламәтлек телибез!

"Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка  һәм  сәнгатьтә чагылышы" темасына уздырылган I районкүләм иншалар бәйгесендә катнашып, IX сыйныф укучысы  Гайсина Ләйсән Салават кызы II урынга лаек булды.  Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм  киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез.

 

20 апрель көнне мәктәпнең актлар залында имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләре, аудиторияләрдәге оештыручылар, аудиторияләрдән тыш оештыручылар, техник белгечләр өчен укулар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International