Кичә, 20 апрель көнне, Актанышта “Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында җәйге спорт сезонын ачуга багышланган МСМК Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды. Әлеге чараның кунагы Фирая Солтанова-Жданованың туганы Расих Султанов булды. Ярышта районның 19 мәктәбе катнашты, ә безнең мәктәп командасы 3 урынны явулады. Афәрин!
"Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы" I районкүләм иншалар бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинәнең иҗат эше III урынга лаек булды.Укытучысы: Галиева Л.И. Җиңүләре белән котлыйбыз!
Г Тукайга- 130 ел
18,19,20 нче апрель коннэрендэ Иске Байсар мэдэният йорты хезмэткэрлэре омэгэ чыктылар.
Бүген 5 класста татар теленнән "Синоним" темасына ачык дәрес күрсәтелде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китерелеп оештырылган. Укучылар зур кызыксыну белән бик актив катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. уздырган дәрес коллегалары тарафыннан уңай бәяләнде.
Бүген мәктәптә "Спортивный Татарстан" акциясе һәм Кино елы кысаларында башлангыч класс укучылары арасында "Мин кино яратам" темасына иншалар конкурсы уздырылды. Ә икенче баскыч укучылары "Спорт минем тормышымда" исеме астында презентацияләр ясадылар. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Эшләр тикшерелеп, урыннар билгеләнде.
Бүген мәктәптә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Дус Татарстан" темасы астында тренинглар уздырылды. Чарада укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен тирәнәйтүгә ирештеләр. Оештыручы класс җитәкчеләренә һәм тренингларга уңай бәя бирелде.
Бүген җәйге сезонны ачу уңаеннан Фирая Солтанова призына эстафета үткәрелде. Безнең мәктәптән 6 укучы составындагы команда (Хабибуллина А,Камалетдинов А, Нуртдинов Н, Батталов А, Сарварова Р, Хабибуллина А) катнашты һәм мактаулы 2 урынга лаек булды. Укытучылары Хабибуллин А.Д.
“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияләнүче балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә.
“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда тәрбияленүче балалар әтиләре белән сыерчык оялары ясап килделәр.