Байсар мәктәбе укучылары "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясендә катнаштылар
Байсар мәктәбе укучылары 19-20 апрель көннәрендә "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнаштылар.
20 апрель көнне уздырылган Фирая Солтанова-Жданова кубогына йөгерү эстафетасында Байсар мәктәбе укучылары 4 урынны яуладылар.
Бүген Күҗәкә мәктәбе укучылары агачлар утырту акциясендә катнаштылар. Әлеге эшкә әзерлек күптән барды. Класс җитәкчеләре укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Һәм ниһаять, бүген чия һәм миләш агачлары утыртылды.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә дару үләннәре җыю буенча конкурс игълан ителде. Укучылар каен һәм нарат бөресе җыю эшен дәвам итәләр. Бу конкурста 5-6 нчы сыйныф укучылары алдынгы урыннарда баралар. Аларга уңышлар телибез.
“Иминлек көне” уңаеннан Күҗәкә мәктәбендә укучылар белән тормыш иминлеге дәресләре үтә. Бу көнне янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында 20 нче апрель "Дуслык көне" итеп билгеләнде."Табигать сакчылары" балалар оешмасы әйдәманнары үз отрядлары белән дуслык дәресләре үткәрделәр. Әйдәманнар төрле уеннар, мультфильмнар, җыр-биюләр аша укучыларга дуслыкның кадерен аңлаттылар.
“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Без – нәни тукайчылар” темасы астында бик матур чара үткәрде.
“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”нда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Без – нәни тукайчылар” темасы астында бик матур чара үткәрде. Чарага Актаныш телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова да чакырулы иде.
“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында “ уртанчылар төркеме “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасы астында бик матур чара үткәрде.