Байсар мәктәбе укучылары "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2016 №546 карары нигезендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән берлектә 15 апрельдән 15 июньгә һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уздыру планлаштырыла. Әлеге акция Татарстан территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шуңа күрә дә Байсар мәктәбе укучылары әлеге чараны бик куанып каршы алдылар. 19-20 апрель көннәрендә коры ботак һәм каты чүп калдыкларын җыеп табигатькә зур файда китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International