Киров авыл китапханәсендә библиотөн.
23 апрель Уразай авылында чистарту икеайлыгы кысаларында өмәләр булып узды. Өмәдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп, башка оешмалар һәм авыл халкы бик теләп катнашты
22 апрель көнне Туган як музеенда үткәрелгән- 28 ел дәвамында бер хуҗалык белән җитәкчелек итеп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәргән олпат рәис, Яңа Әлем авыл җирлегенең бүгенге көндә дә социаль йөзен билгеләүче объектлар төзегән фидакарь зат –гадел җитәкче; Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, район хуҗалык рәисләре корпусының Мактаулы Президенты, Татарстанның атказанган агрономы, районның Мактаулы гражданы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка багышланган кичәдә Яңа Әлем мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль чыгыш белән катнаштык.
22 апрель көнне Г.Тукайның 130еллыгы уңаеннын 5-6 класс укучылары арасында "Тамчы-шоу" интеллектуаль бәйге үткәрелде.
16 - 22 нче апрель көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмира олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылды. Эльмираны һәм аның укытучысы Артур Кәрим улы Галиәхмәтовны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
22 апрель көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 5 класс укучысы Фардиев Булат үзе ясаган җилкәнле корабльне һәм машина моделен яклады. Җитәкчесе – технология укытучысы Газизов Г.Ф.!
Бүген, 23 апрель көнне, санитар чисталык икеайлыгы кысаларында, Актанышта районкүләм өмә уза. Чарада хакимият эшчеләре, барлык оешма-предприятияләр һәм районыбыздагы чисталыкка битараф булмаганнар катнашты.
МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” участокларны чистартып, чүпләрен капчыкларга тутырды.
“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 2 класс укучысы Алияна Айбашыва III урынны яулады һәм 3 класс укучысы Аделина Кәшбразиева махсус дипломга ия булды.