Әлеге кысаларда Югары Яхшый мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла.
21 апрель көнне район күләмендә Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча конкурс узды.
23 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбиятеннән дөньякүләм контроль эш үткәрелде.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе Бөтенроссия “Китапханә төне” акциясенә кушылып, 22 апрель көнне, 16.00 сәгатьтән кичке 19.00 сәгатькә кадәр эшләде.
Биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә урманнарга тиңнәр юк. Ул кайнар яисә салкын җилләрне кочагына алып туктата. Урман тәүлек саен күпме углекислый газны йота һәм аңардан да күбрәк итеп кислород бүлеп чыгара.
Анда беркайчан да тузан булмый. Урман -ләззәтләнеп ял итү, дәвалану урыны, матди байлыклар, гөмбә-җиләк чыганагы да ул. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. Әгәр бер агач киссәң, аның урынына өч агач утырт диләр бит.
Без дә шушы сүзләрне хуплап, агач утырту өмәсенә бик теләп катнашабыз. Менә бүген дә 5-8 сыйныф укучылары белән чыршы үсентеләре утыртып бу изге эшкә үзебезнең өлешебезне керттек.
Табигатьне саклау-үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ич!
Сәламәт яшәү рәвешен ппропагандалу максатыннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Гараева Азия һәм Хамидуллина Лилия “Тылсым” мәктәп -балалар бакчасында спорт бәйрәме уздырдылар.
Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде.
23 апрель көнне мәктәпнең егетләр һәм кызлар командасы район күләмендә үткәрелгән волейбол буенча финал ярышларында катнаштылар.
22 апрель төнне МБУ "Актаныш авыл җҗирлегеара үзәк китапханә" уку залында "Китапханә төне" уздырылды.
22 апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада тәмамланды. Гимназия-интернат укучылары һәрвакыттагыча уңышлы чыгыш ясадылар.