Уразай мәктәбе яңалыклары

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә урманнарга тиңнәр юк. Ул кайнар яисә салкын җилләрне кочагына алып туктата. Урман тәүлек саен күпме углекислый газны йота һәм аңардан да күбрәк итеп кислород бүлеп чыгара.

 Анда беркайчан да тузан булмый. Урман -ләззәтләнеп ял итү, дәвалану урыны, матди байлыклар, гөмбә-җиләк чыганагы   да ул. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. Әгәр бер агач киссәң, аның урынына өч агач утырт диләр бит.

   Без дә шушы сүзләрне хуплап, агач утырту өмәсенә бик теләп катнашабыз. Менә бүген дә  5-8 сыйныф укучылары белән чыршы үсентеләре утыртып бу изге эшкә үзебезнең өлешебезне керттек.

    Табигатьне саклау-үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ич!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International