“Спорт сөюче Татарстан” акциясе дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен ппропагандалу максатыннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Гараева Азия һәм Хамидуллина Лилия “Тылсым” мәктәп -балалар бакчасында спорт бәйрәме уздырдылар. Бәйрәм “Хәрәкәттә - бәрәкәт” исеме астында узды. Спортның хәрәкәтле уеннары - балаларның иң яратып катнаша торган төре. 8 кешедән торган ике команда спортның 10 төре буенча ярышты. Ярышта катнашучы балалар җитез дә, өлгер дә булып чыктылар. Аларга җанатарлар да бик ярдәм итте. Жюри нәтиҗәләре буенча, командалар берүк санда баллар туплап, ярышта ДУСЛЫК җиңде. Ярышны оештыручы китапханәчеләр балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырдылар. Китапханәчеләребезгә бик зур рәхмәт!