Актаныш үзәк балалар китапханәсе Бөтенроссия “Китапханә төне” акциясенә кушылып, 22 апрель көнне, 16.00 сәгатьтән кичке 19.00 сәгатькә кадәр эшләде. Быел бу акция Россия киносы елына багышланып “Кино укы” дип аталды. Актаныш балалар китапханәсе бу акция уңаеннан, иң элек, эш планы төзеде. Китапханәбездә иң беренче кунаклар - кечкенә балалар белән әти – әниләр булды. Кечкенәләребезгә матур рәсемле китаплар тәкъдим иттек, әкиятләр укыдык. Бу атна, Республикабызда шулай ук мәрхәмәтлелек атнасы буларак та билгеләп үтелде. Шул уңайдан, кечкенәләргә “Җиде төстәге чәчәк” мультфильмын күрсәттек. Яхшылык, мәрхәмәтлелек турында сөйләдек, мисаллар китердек. Балаларны да тыңладык. Әти – әниләргә китапханәбез турында видеоролик күрсәттек. Китапханәбез кунакларына кино сәнгате турында сөйләдек, электрон презентация күрсәтелде. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына уеннар , кычкырып укулар, кино һәм аның прототибы китапның үзара бәйләнеше турында китап күргәзмәлекләре тәкъдим ителде. Барлык кечкенә кунакларыбызны чәй белән сыйладык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)