ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Чәчер авылында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашканнар искә алынды.

       Халыкара музейлар көне уңаеннан, Туган як музеенда “Актаныш тарихы – риваятьләрдә, түгәрәк уеннарында, җырларда, курай моңнарында”  дип исемләнгән музыкаль лекторий үткәрелә. 

7 май көнне Аккүз авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан митинг булды.

Чуракай авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте.

Россия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтовага багышланган кичә уза

"Шахмат - тормыш көзгесе" район рәсем конкурсында 6 нчы класс укучысы Галләмова З. III урынга ия булды. Ә 5 нче класс укучысы Әхмәтова Л., 7 нче класс укучысы Шәйхразиева Н. грамота һәм кызыксындыру бүләгенә ия булдылар. Җитәкчеләре: Шәйдуллина Л.Н.

7 май көнне мәктәп күләмендә укучыларның җиңел атлетика буенча спартакиадасы үтте.

Меңнәр һәм Чишмә авылларында 7 нче май көнне сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды. Бу көнне һәйкәлләр янында "Тамчы" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары катнашында матур музыкаль композиция куелды.  Һәйкәл янына веноклар куелды, сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз  бер  минут тынлык  белән  искә  алынды.

Зөбәер мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Һәйкәл янына сугыш ветераны һәм тыл ветераннары , авыл халкы, укучылар, детсад балалары  җыелды.  Митингта Түке авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Р.М., Актаныштан килгән вәкил  Бикмухаметов Айрат Фидаилевич , “Әнәк” агрофирма вәкиле Нуртдинова З.,сугыш ветераны Галиев Миңнегали агалар чыгыш ясадылар, чыгышлар мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International