Зөбәер мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Һәйкәл янына сугыш ветераны һәм тыл ветераннары , авыл халкы, укучылар, детсад балалары җыелды. Митингта Түке авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Р.М., Актаныштан килгән вәкил Бикмухаметов Айрат Фидаилевич , “Әнәк” агрофирма вәкиле Нуртдинова З.,сугыш ветераны Галиев Миңнегали агалар чыгыш ясадылар, чыгышлар мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.