Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

1941-1945  нче дәһшәтле еллар  афәтен һәр гаилә кичерде. Сугыш  тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр  һаман сызлана, сыкрый әле. Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьсын соңгы  тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын искә алу максатыннан Меңнәр һәм Чишмә авылларында 7 нче май көнне  митинг уздырылды. Бу көнне һәйкәлләр янында "Тамчы" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары катнашында матур музыкаль композиция куелды.  Һәйкәл янына веноклар куелды, сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз  бер  минут тынлык  белән  искә  алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International