Чәчер авылында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашканнар барланды. Авыл уртасына урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр өчен куелган һәйкәлгә балалар чәчәкләр салдылар. Яуда һәм сугыштан соң һәлак булган авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан Туган як музеена сәяхәт кылдылар.