Туган як музеенда мәгариф өлкәсендә 40 ел намуслы хезмәт куеп меңләгән егет-кызларга төпле белем биргән югары категорияле укытучы, бик күпләрнең табигый сәләтләрен ачып, барыр юлларын билгеләгән күренекле остаз, мәгариф отличнигы, дистә елдан артык район инвалидлар оешмасын җитәкләп, аны республика күләмендә таныткан фидакарь шәхес – Россия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтовага багышланган кичә уза. 13 май көнне 14:00 сәгатьтә музейга рәхим итегез.