ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан  8 класс укучылары сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар. Аларның хәлләрен белештеләр, бәйрәм белән котладылар һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның котлау открыткасын тапшырдылар . Җитәкче - Хаҗипова Н.Г.

18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль  районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

8 МАЙ КӨННЕ АВЫЛЛАРДА БӨЕК ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН МИТИНГ БУЛДЫ.

9 май көнне НКЦ "Яшьлек" каршында Җиңүнең 71 еллыга багышланган кичә булып үтте. Әлеге кичәдә безнең мәктәп укучыларыбыз да чыгыш ясады. Җиңү көненә багышланып оешырылган "Җиңү вальсы" конкурсына нәтиҗә чыгарылды һәм безнең  укучыларыбыз "Агыйдел вальсы", "Җиңү вальсы" биюләре белән җиңүче булдылар. Котлыйбыз укучыларыбызны!

1 майдан 20 нче майга кадәр  мәктәптә укучылардан еллык контроль эшләр алыначак.

9 нчы май көнне Татар Ямалы мәдәният йорты район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына оештырылган чарада катнашты.

8 май көнне Киров авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелган иде. Сугыш ветераны һәм тыл ветераннарга урын түрдән бирелде.  Бәйрәм, укучыларыбыз һәм авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.

8 май көнне Татар Ямалы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара булып узды.

7 нче май көнне  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Митингта районнан килгән вәкил - Кустова Р.З.  катнашты. Укучыларның чыгышы тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International