Татар Ямалы авыл җирлегендә - Бөек Җиңүнең 71-еллыгына багышланган бәйрәм чарасы

2016 елның 10 мае, сишәмбе

8 май көнне Татар Ямалы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара булып узды. Чарада сугыш ветераны Шахтимер Хабибулла улы Хабибуллин, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында  һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлгә чәчәкләр бәйләмнәре салынды. Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  әзерләгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International