9 нчы май көнне Татар Ямалы мәдәният йорты район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына оештырылган чарада катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре Иске Семиостров авыл Советына караган "Көрәш" колхозының балыкчылар артеленең сугыш елларында күрсәткән хезмәтләре истәлегенә ачык һава астында музей композициясен тәкъдим иттеләр.