ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

"Җиңү вальсы" бәйгесе.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары Нуриахметова Алина (9а класс), Муллаянова Регина (9в класс) “Детство без границ” 18нче халыкара фестивале кысаларында рәсем һәм кул эшләре республика конкурсында катнашып 1 урын алдылар. Җитәкчеләре: Агълямова Р.М., Ахметдинова Г.Р. Котлыйбыз!

8 май көнне Кәзкәй авылы һәйкәле буенда тантаналы митинг үтте. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән Актаныш муниципаль районы ветераннар советы җитәкчесе Н. Г. Нурлыев, авыл җирлеге башлыгы М. М. Хөрмәев котладылар. Митинг балалар бакчасы коллективы, башлангыч һәм кадет мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Барлык кунаклар чәй табынына чакырылды, "солдат боткасы"ннан авыз иттеләр.

Кыр - Каентүбә авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг үткәрелде.

8 май көнне, сәгать 10:30 да Куян авылында сугышта хәлак булган авылдашларга куелган hәйкәл  янында Бөек Җиңунең 71 еллыгына багышланган митинг булды. Алар истәлегенә виноклар салынды

Бүген, 11 май көнне, 4-сыйныф укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән диктант яздылар. Бу – рус теленнән эшнең 1-нче өлеше. 2-нче өлеше – 13 май көнне була.

9 май - Бәек җиңү көне.

9 май көнне Түке авылында сугышта катнашкан авылдашларыбызны искә алу тантанасы уздырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International