Кәзкәй мәдәният йорты яңалыклары.

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

8 май көнне Кәзкәй авылы һәйкәле буенда тантаналы митинг үтте. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән Актаныш муниципаль районы ветераннар советы җитәкчесе Н. Г. Нурлыев, авыл җирлеге башлыгы М. М. Хөрмәев котладылар. Митинг балалар бакчасы коллективы, башлангыч һәм кадет мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Барлык кунаклар чәй табынына чакырылды, "солдат боткасы"ннан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International