9 май көнне Түке авылында сугышта катнашкан авылдашларыбызны искә алу тантанасы уздырылды. Кичәне авылыбызның имам хатыйбы Рафис хәзрәт ачып җибәрде. Авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Миннегали абый үзенең хәтирәләре белән уртаклашты. Соңыннан һәйкәлгә венок салынды.