ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җәмгыятьнең нигезе-гаилә. Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә “гаилә нигезләре”-дип аталган курслар укытыла башлаячак. 5 нче май көнне 7 нче класс укучылары белән “ Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.

18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль  районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.

7 май көнне Иске Богады авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелган иде. Сугыш һәм тыл ветераннарына урын түрдән бирелде.  Бәйрәм, укучыларыбыз һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Салихов Илнур инглиз теле буенча Халыкара телләр конкурсында икенче урын алды. Илнурны һәм аның укытучысы Т.М.Вазетдинованы котлыйбыз.

11 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучылары рус теленнән бөтенрәсәй тикшерү эшләрендә катнаштылар. Алар диктант яздылар һәм текст эчтәлеге буенча грамматик биремнәр эшләделәр.Укучыларга киләсе тикшерү эшләрендә уңышлар телибез.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International