8 май көнне мәктәп укучылары БВС һәлак булганнарны искә алуга багышланган митингта катнаштылар.
9 май көнне Уразай мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңүнең 71 еллыгына багышлап район буенча оештырылган "Ачык һава да музей" конкурсында катнаштылар.Музейга шул чоргы экспонатлар ,альбомнар,стендлар ясап куелган иде.Караучыларда фронттан язылган хат аеруча зур тәэсир калдырды.
13 нче майда кадет интернат-мәктәбе базасында район күләмендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган җәйге спартакиаданы ачу тантанасы оештырыла.
Яңа Әлем мәктәбенең 4 класс укучыларының белемнәрен бәяләү максатыннан, диктант һәм грамматик биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар рус теле буенча биремнәрне 13 майда дәвам итәчәкләр.
Мәктәптә бакча эшләре бара: түтәлләргә чәчкәләр утыртылды, бәрәңге утырту эшләре башланды. Укучыларга һәм укытучыларга эшләрендә түземлелек һәм сабырлык телибез!
7 май көнне мәктәп күләмендә укучыларның җиңел атлетика буенча спартакиадасы үтте. Спартакиада да барлык укучылар да актив катнашты.
Мәктәптә 6 майдан “Ел укучысы-2016” традицион бәйгесе башланып китте. Бәйге 4 турдан тора: портфолиолар ярышы, "Интеллектуаль марафон", "Самопрезентация", "Мастер класс". Укучыларга уңышлар теләп калабыз.
Химия - биология укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан гимназиядә мастер-класс күрсәттеләр. Аскарова Рәмилә химия фәненнән чыгыш ясады.