Киров авыл мәдәният йортында "Җиңү вальсы" бәйгесенең зона туры булып узды. Әлеге бәйгедә "Дуслык" бию ансамбле ике бию, мәктәп коллективы ике бию, вокаль ансамбль һәм ялгыз җырлар белән катнашты. Бәйгедә күрсәтелгән барлык концерт номерлары да Актанышта Җиңү бәйрәмендә күрсәтелә дип табылды.