Бүген, 11 май көнне, 4-сыйныф укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән диктант яздылар. Бу – рус теленнән эшнең 1-нче өлеше. 2-нче өлеше – 13 май көнне була.
Укучыларны тагын 2 фәннән тикшерү эшләре көтә: математика фәненнән – 17 майда һәм табигать белеменән – 19 май көннәрендә.