Сабантуйга әзерлек.
1 июнь - Балаларны яклау көне.
«Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның бер төркем сәяхәтчеләре, әйдәман апалар җитәкчелегендә яңа бистәне өйрәнеп йөрде.
“Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда «Тылсым» сәламәтләндерү үз эшен башлап җибәрде.
Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телибез.
Район Сабантуе 5 июньдә 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. 1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Тат. Суксу урта мәктәбендә “Сабантуй” бәйрәме үткәрелде. Сабантуйда балалар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды. Ата- аналарга һәм килгән кунакларга рус теле һәм әдәбияты укытучысы Камалетдинова Фирая Марс кызы балалар хокуклары турында аңлатты.
Актаныш “Лачын” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе чаңгычылары, еллык нәтиҗәләр буенча, республикада II урынга лаек булган – Татарстан чаңгы спорты федерациясенең 16-17 май көннәрендә Зәйдә үткән еллык хисап җыелышында безнең спортчыларга шундый бәя бирелгән.
Актаныш муниципаль районында 1,4 мең тонна печән җыелган
1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан Яңа Әлем мәдәният йортында зур бәйрәм кичәсе оештырылды.Бәйрәм клуб яны территориясендә уздырылды.Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган "Ал -кирәк,гөл кирәк","Утыр әле, Мәликә","Йөзек салыш","Миңлебай","Капкалы" һәм башка шундый уеннар уйнатылды. Шулай ук балаларны казанда пешкән ботка,самоварда кайнаган улән чәе белән сыйладык.Бәйрәм ахырында балалар тәмле күчтәнәчләр алып, бик шат булып ,рәхмәт әйтеп таралыштылар.