1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан Яңа Әлем мәдәният йортында зур бәйрәм кичәсе оештырылды.Бәйрәм клуб яны территориясендә уздырылды.Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган "Ал -кирәк,гөл кирәк","Утыр әле, Мәликә","Йөзек салыш","Миңлебай","Капкалы" һәм башка шундый уеннар уйнатылды. Шулай ук балаларны казанда пешкән ботка,самоварда кайнаган улән чәе белән сыйладык.Бәйрәм ахырында балалар тәмле күчтәнәчләр алып, бик шат булып ,рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Бәхетле балачак.
Балалар Сабантуе.
1 июнь көнне, татар халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе, "Сабантуй"га, бүләк җыю оештырылды. Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре, әлеге чараны кыңгыраулы атлар белән гармун уйнап, җырлап, бик күңелле итеп оештырдылар.
1 июнь көнне "Балаларны яклау" көненэ бәйрәм чарасы үткәрелде.
30 май көнне Югары Яхшый мэдэният йорты хезмэткэрлэре Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар.
1 нче июнь көнне Әтәстә халыкара балалар көненә багышланган "Җырлы-моңлы балачак" дигән бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәм уңаеннан, Актаныш районында Мәдәният һәм Сәнгать паркы каршындагы мәйданда зур чара оештырылды. Чарада катнашучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгуль Мирзашарипова котлады.
28 май көнне V класс ата-аналары балаларына күңелле бәйрәм – Сабантуй үткәрделәр. Милли бәйрәмдә уйнала торган бар төр ярышларда да укучылар бик теләп катнаштылар. Ахырда җиңүчеләр бүләкләнделәр.