Бүген "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагерендә 1 нче смена эшен башлады. Ул 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ял итүче балалар арасында гимназия-интернат укучыларыннан тыш, Башкортостан һәм Удмурт республикаларыннан, Курган, Чиләбе өлкәләреннән дә укучылар бар.
1 нче июнь көнне Әтәстә халыкара балалар көненә багышланган "Җырлы-моңлы балачак" дигән бәйрәм үткәрелде.
Мәктәбебез коллективы диплом белән бүләкләнде.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Балалар! Сезгә шатлык һәм сәламәтлек телибез, якыннарыгызның игътибарын, кайгыртуын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Сезнең йөзләрегездә һәрвакыт бәхетле елмаю балкысын, әти-эниләрегез сезнең белән горурлансын.
Кичә, 31 май көнне бакчабызда шаулап-гөрләп сабантуй бәйрәме узды.
31 нче май көнне Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре, сабантуй бәйрәме алдыннан, авыл тирәсен, юл буйларын чүп үләннәреннән арындырдылар.