Кичә, 31 май көнне бакчабызда шаулап-гөрләп сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм гармуннар белән бүләк җыюдан башланып китте. Балалар төрле ярышларда көчләрен сынаштылар, сәләтлеләр матур җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында, чын сабантуйдагыча, көрәш батырлары бүләкләнделәр.