31 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 6,3 мең тонна печән, 41,7 мең тонна сенаж һәм 70 тонна ботаклы азык әзерләнгән.
Печән әзерләү буенча Актаныш муниципаль районы лидерлык итә, анда 1,3 мең тонна печән әзерләнгән. Икенче урында Яңа Чишмә районы аграрийлары (900 т), өченче – Зәй (700 т).
Зәй муниципаль районында 7,7 мең тонна сенаж әзерләнгән, Әлки районында бу күрсәткеч 6,5 мең тонна, Яшел Үзәндә – 5,2 мең тонна, Әлкидә – 3,8 мең тонна, Актанышта – 3 мең тонна.
41,2 мең гектардан күпьеллык үләннәр чабылган һәм терлекләргә ашатылган.
Шулай ук республика районнарында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен эшкәртү эшләре дәвам итә. 972, 7 мең гектар мәйданда чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, корткычларга һәм авыруларга каршы - 563 мең га.