Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телибез. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын. Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!