Актаныш районы Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан иң ерак район буларак, таңны беренче булып биредә каршылыйлар һәм яңа көнне башлыйлар. Районыбызның үзенчәлекле ягы — аның сихри, матур табигате. Урал таулары итәгеннән юл алган мәгърур Агыйдел үзенең йөгерек дулкыннары белән җаннарны иркәли, саф сулы, сихри тәэсиргә ия Ык елгасы Чулманга ашыга. Тал тирәкле, зифа камышлы Сөн исә тирә-якка илаһи гүзәллек, серлелек, яшәү көче бирә.
Безнең мәктәп-бакчабыз 57нче бистәдә урнашкан. Аның урамнары белән танышу максатыннан, без бер төркем сәяхәтчеләр, әйдәман апаларыбыз җитәкчелегендә яңа бистәне өйрәнеп йөрдек.