Актаныш “Лачын” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе республикада II урынга лаек булган

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Актаныш “Лачын” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе чаңгычылары, еллык нәтиҗәләр буенча, республикада II урынга лаек булган – Татарстан чаңгы спорты федерациясенең 16-17 май көннәрендә Зәйдә үткән еллык хисап җыелышында безнең спортчыларга шундый бәя бирелгән.

 

Чарада Татарстан чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе рәисе Илшат Фәрдиев катнашкан.

 

Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Галимҗан Мансуровны Татарстан җыелма командасына остаз итеп чакырганнар. “Мин китсәм, Актаныштагы укучыларым кала дип, бу вазифадан баш тарттым”, – ди остаз үзе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International