Барлык кешеләрне, балаларны куандырып, җир өстеннән матур җәй атлый. Укучылар мәктәп бусагасын атлап чыгып, кайсы кая ял итәргә план корып, төрлесе төрле якка киттеләр: кемдер авылга, кемдер лагерьларга, кемдер шәһәргә юнәлә. Укучыларның җәйге ялын файдалы, уңышлы итеп оештыру максатыннан, “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда «Тылсым» сәламәтләндерү үз эшен башлап җибәрде. Бу сменада барлыгы 40 бала ял итә. Лагерь тормышы һәркөнне балаларны туплау, иртэнге линейка һәм гимнастикадан башланып китә. Һәр отряд үзләренә исем, девиз, җыр сайладылар. Вожатыйлар ял итүче балаларга төрле-төрле уеннар, чаралар оештыралар.