ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2 июньдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы турындагы республикакүләм сочинение конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укучы бар.

 

6нчы июнь - Рус теле көне. Бу көн - бөек язучы, драматург, шагыйрь А.Пушкин туган көн.

1 июньнән мәктәбебездә “Кояшкай” исемле ял һәм сәламәтләндерү  лагере эшләп килә. Монда балалар бик теләп ял итәләр. Вожатыйлар балалар өчен көн саен төрле конкурслар, бәйгеләр уздыралар. Повар апалары көн дә тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларга бик күңелле.

Безнең мәктәп-бакча балалары да бу спорт мәйданчыгында бик еш уеннар һәм ярышлар оештыралар.

Кичә балалар “Күңелле стартлар” ярышы үткәрделәр.

Актанышта сабантуй

 

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт ветераннары!

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара. Сүзебез бүген “Башак” хуҗалыгы турында булыр.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

5 июнь көнне Түбән Гәрәй авылында Авыл көне үткәрелде.Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән композиция  белән башланып китте.Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Сабирҗан улы Әхмәтов бәйрәм белән котлады.Шулай ук бергә гаилә коруларына 50,55,60 ел туган гаиләләрне котладылар.Авылдашлар һәм кайткан кунаклар җырлап -  биеп күңел ачтылар.Күп төрле уеннарда катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International